Иске Тимкәдә боз мәйданчыгы гөр килеп тора

Иске Тимкәдә    боз мәйданчыгы буш торганы юк. Күптән түгел биредә  хоккейчыларның   дусларча очрашуы узды.

Авылда тормыш никадәр җанлы булуы хоккей мәйданчыкларыннан да күренә.  Иске Тимкә авылында хоккей мәйданчыгы  булдырылуга алты ел тулды.

Тартмачык җиһазландырылганчы  яшьләр сулык  өстендәге бозны чистартып хоккей уйныйлар иде.

Быел кыш салкын көннәренә саран килсә дә,   Иске Тимкәдәге мәйданчыкта боз көзге сыман яктырып тора.  Спорт сөюче яшьләр боз өстен чистартып, тәртиптә тоталар.  Авылның хоккей командасы бар. Һәвәскәр хоккейчылар төркемен  Иске Тимкә  урта мәктәбе физкультура укытучысы Рөстәм Сәфәров җитәкли.  Тимкәдә дусларча очрашулар еш үткәрелеп тора.  Башка тарафларда узган ярышларда да Тимкә хоккейчылары теләп катнаша.  Районның җыелма командасы составында да уйныйлар.

Мәйданчыкта  яхшы сыйфатлы боз өслеге тәэмин  ителүенә техник коралланыш ярдәм итә.  Күчереп йортелә торган су сиптерү агрегаты бар.   Кушчы елгасы янәшәдә генә булуы да күп мәшәкатьләрдән коткара. Боз катыру өчен суны ерактан ташыйсы юк.

Һәвәскәр хоккейчылар Рөстәм Вәлдиев, Фәрит Дәүләтханов кебек остазлар  “канаты” астында шөгыльләнә.   Командада төрле яшьтәге хоккейчылар. Әлеге вакытта арада иң яше  Данир Сәфәров.

Күптән түгел  Иске Тимкәдә, Фәрит Дәүләтханов матди ярдәме белән,    дусларча очрашуы узды.  Иске тимкәлеләр район үзәгенең ир егетләр хоккей командасын  үз бозында кабул итте.  Уен боз хуҗалары җиңүе белән тәмамланды.

Массакүләм чаралар оештыру планына ярашлы, биредә тагын да ярышлар оештыру планлаштырыла.