Балтачлылар төбәк киңәшмәсндә катнашты

Балтач районы белгечәре Караидел районы “Зуевское” җәмгыятендә узган төбәк  киңәшмәсендә итчелек тармагын үстерү мөмкинлекләре белән танышты.

Караидел районында мөгезле эре терлек симертү   ит җитештерү буенча заманча предприятие эшли. «Зуевское»  җәмгыятендә ит юнәлешендәге герефорд токымлы терлекләрне симертү белән шөгыльләнәләр.

Токымлы яшь терлекләрне хуҗалык Чиләбе өлкәсе   «Варшавское» җәмгыятеннән   һәм «Калининская» агрофирмасыннын  сатып алган булган. Бүгенге көндә фермада 1800 баштан артык мөгезле эре терлек исәпләнә.

- Мал симертү буенча заманча технологияләрне кулланып, минималь чыгымнар предприятиене  үстерү мөмкинлекләрен күрсәткән ачык мисал бу,-диде БР Хокумете Премьер - министры урынбасары-Авыл худалыгы министры Илшат Фазрахманов киңәмәшмә барышында җәмгыять базасы белән танышканда. - Өстәвенә, төрле өстәмәләр кулланмыйлар. Хуҗалыкта баштан ук, төрле   стимуляторлар кулланмый гына, табигый ит алу методикасын сайладылар, продукциянең экологик яктан чиста булуына басым ясадылар. Герефорд малы, чит ил селекциясе булса да, җирле шартларга бик җайлашкан. Биредә көтүлекләр дә яхшы, анда фидлотлар урнашкан, маллларны кәтүлиләр.     Менә шулай  яңа модалы препаратлар кулланмый торып та, гади генә алымнар белән ит җитештерү рентабельлеге тәэмин ителә. Эшнең  нәтиҗәлелелеге    "кырдан алып прилавкага кадәр" циклы уңышлы  кулланылуыннан да тора. Предприятиенең терлек сую һәм ит ярымфабрикатлары   җитештерү  цехы, шулай ук кафе-кибетләре бар.

БР Хөкүмәте Премьер-министры-авыл хуҗалыгы министры, Илшат Фазрахманов билгеләвенчә,  республикада итчелек тармагын үстерү, сөтчелек мөмкинлекләренә караганда,  катлаулырак булачак. Ләкин 2025 елга, БР башлыгы Радий Хәбировның "сентябрь указы" буенча,  республикада елына  ит җитештеру күләме  хәзерге 410 мең тоннадан, 500 мең тоннага кадер артырга тиеш. Мәсәлән, төбәктә, хәтта мәктәпләрдәге гомум  туклану системасында  чит илләрдән китерелгән, билгесез сыйфаттагы   ит брикетлары кулланылуы мәгълүм...