Балтачтан ерак түгел тимер юл барлыкка килергә мөмкин

 Балтачтан ерак түгел тимер юл барлыкка килергә мөмкин. Якын киләчәктә Уфа һәм Агыйдел шәһәрләрен  тимер юл белән тоташтыру плалаштырыла.

Бу проект турында республика Транспорт министрлыгы башлыгы һәм Россия тимер юллары башлыгының беренче урынбасары фикер алышкан.

Башкортстанда Уфа, Благовещен, Бөре һәм Агыйдел шәһәрен  тоташтырачак яңа тимер юл тармагы төзү планлаштырыла . Проект перспективалары турында республика транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Тимур Мөхәммәтҗанов һәм  Русия тимер юллары  җәмгыяте  генераль директорының беренче урынбасары Вадим Михайлов фикер алышкан.

Тимер юл Уфа, Бөре һәм Агыйдел шәһәрендәге  елга портларын берлештерер, бу бигрәк тә,  Агыйдел шәһәре  үсешенә этәргеч бирер, дип  фаразлана. Йөкләрне тимер юл транспортыннан күчереп  су юлыннан ташу  мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

- Моннан тыш, әлеге тимер юл тармагын төзү ягулык-энергетика комплексы, Бөре, Борай, Дүртөйле, Краснокама, Калтасы районнарында,  шулай ук Агыйдел шәһәрендә урман сәнәгате комплексы , төзелеш материаллары җитештерү тармаклары  үсешен  тәэмин итәргә булышлык итәчәк, - диелә Башкортстанның Дәүләт транспорт министрлыгы сайтында.

Бу тармак буенча килешүгә кул кую агымдагы елның сентябренә билгеләнгән.

Чыганак.