Балтачта ЮХИДИ инспекторлары шимбә көнне 30 дан артык тәртип бозу очрагын ачыклаган

Балтачта ЮХИДИ инспекторлары шимбә рейды барышында  утыздан артык юл йөрү кагыйдәләрен бозу очрагын ачыклаган.

15 февраль көнне  Балтач районы  киңлекләрендә юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозуларны ачыклау буенча  ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан профилактик чаралар үткәрелде,

Рейд нәтиҗәләре күрсәтүенчә, юл хәрәкәтендә катнашучылар тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен  30 дан артык  протокол төзелгән. Шул исәптән   юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозган дүрт очрак теркәлгән.  Бер водитель исерек килеш  руль апртына утырып чыгып ЮХИДИ инспекторлары “тозагы”на капкан.

ЮХИДИ инспекторлары һәркөнне тәүлек әйләнәсенә юл  хәрәкәте хәвефсезлеге сагында тора.