Әфган сугышында батырларча башын салган иске балтачлы капитан Дамис Әхмәтов турында истәлекләр якыннары күңелендә саклана

Бүген совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты Әфганстан җиреннән чыгарылуга 31 ел. Тугыз ел да бер ай һәм унтугыз көн дәвам иткән, җиңүчесе һәм җиңелүчесе булмаган Әфган сугышында дистәләрчә райондашыбыз — балтачлы катнаша. Кызганычка каршы, шулар арасыннан 6 ир-егет командованиенең хәрби заданиесен үтәгәндә батырларча һәлак була.

Алар арасында Иске Балтач авылы ир-егете, утыз яшьлек капитан Дамис Гадел улы Әхмәтов та бар.

Урта мәктәптән соң Бөре дәүләт педагогия институтының физика-математика факультетына укырга керә егет. Әмма хәрби булу теләге күңеленә тынгы бирми һәм икенче курста укыганда укуын ташлап дуслары белән Төмәндәге югары хәрби инженер-командирлар әзерли торган училищега керә. Укуын тәмамлаганнан соң Себер округында хезмәт итә.

1982нче ел. Әхмәтов хезмәт иткән часть Әфганстан җиренә кертелә. Бер ел утлы сугышта була Әхмәтов. Ике бала әтисе капитан Дамис Әхмәтов илгә җаваплы задание белән кайткач, туган ягына кайтып әйләнергә рөхсәт сорый.

Әтисенә биргән тәрбиясе өчен рәхмәт әйтә, һәм әтисенең тормыш иптәше Нурзилә апасының җырлавын сорый, яратып тыңлаган “Үз ягыма кайтсам” җырын җырлата. "Хәтта үзе дә кушылып җырлады, күңеле сизенгән, күрәсең, якыннары, туганнары белән соңгы тапкыр булуын," — ди әтисе Гадел Гыйлемша улы, дип яза Р. Сәхипова “Балтач таңнары” гәзитенең 2003 елның 15 февраль санындагы “Ирләр китә, башын сала...” дигән мәкаләсендә.

1983 елның 19 сентябре Дамис Гадел улының тормыш иптәше, сабыйлары, әтисе, Нурзилә апасы йөрәгенә уңалмас яра сала. Райондашыбыз Әфган җирендә батырларча һәлак була... Өченче октябрь көнне яугир-интернационалист Дамис Әхмәтовның гәүдәсе цинк табутта туган җиренә кайтарыла. Иске Балтач авылында җирләнә. Дамис Әхмәтов сугышта күрсәткән батырлыгы өчен Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнә (һәлак булганнан соң).

*Иске Балтач авылының Комсомол урамында урнашкан, Дамис Әхмәтов үскән йортка тактаташ куелган...

Фотолар шәхси архивтан.