Балтачта җинаятьчелекне кисәтү турында сөйләштеләр

Балтачта җинаятьләрне һәм хокук бозуларны кисәтү буенча ведомствоара  бәйләнешне ныгытуга юнәлтелгән киңәшмә узды.

Республика башлыгы Радий Хәбиров  җинаятьләре һәм хокук бозуларны кисәтү  юнәлешендә урыннарда халык дружиналары  тәэсирен күтәрү максатын куйды.  Шунсыз булмый да, чөнки  кылынган җинаятьләр саны  уйланырга мәҗбүр итә.

Балтач район эчке эшләр бүлекчәсе начальнигы, полиция подполковнигы  Динар Низамов билгеләвенчә, узган елда район буенча кылынган җинаятьләр саны   артуы күзәтелгән. Иске Балтач, Иске Янбай, Штәнде,  Түбән Сикияз, Көнтүгеш авыл биләмәләрендә аеруча борчылырга урын бар.  Җирле хакимиятләр башлыклары сүзләренә караганда,   җинаятьләрнең күбрәге җәй айларында кылына. Чөнки  ул мәлне  авыллар төрле тарафлардан отпуск кайтучылардан һәм башка максатлар белән килүчеләрдән мәш килеп тора.

Эчке эшләр бүлекчәсенең төбәк уполномоченныйлары белән эшләү бүлеге начальнигы Илшат Хаҗимуллин билгеләвенчә, урыннарда полиция  хезмәткәрләренең хезмәт  шартлары яхшыртуны таләп итә.  Мәсәлән, Иске Балтачта автостанциядәге пунктта, Түбән Иванайда, Яңа Балтачта, Тучыбайда  полциянең төбәк иснпекторлары кабинетларында уңайлы шартлар юк.

Район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев,   җинаятьләрне кисәтү максатында  урыннарда күзәтү камералары санын арттыру ягында.  Шулай ук автоһәләкәтләрне булдырмау өчен Иске Балтачта хәрәкәт иң җанлы урында светофор булдырылачагын белдерде.

Җинаятьләрне кисәтү өчен районның торак пунктларында   рейдлар үткәрү, профилактик исәптә торучыларны гел тикшереп тору,    аңлату эшләрен активлаштыру мөһим.  Шулай ук  җәза срогын үтеп кайткан кешеләргә  һәм уңышсыз гаиләләргә   карата контрольне йомшартмаска кирәк.

Яшүсмерләргә карата җинаятьчелекне профилактикалау буенча эш җитәрлек  башкарылмаганлыгы да күренеп тора. Чөнки авылларда нинди генә хәлләр юк.  Хәтта, балигъ булмаган баласы белән спиртлы эчемлекләр эчеп кәеф-сафа корып яткан гаиләләр дә бар икән.  Мәсәлән,  бер авылда  уналты яшьлек кыз берничә көн дәвамында  уку йортында күренмәгән. Тиешле ведомство белгечләре тикшерү белән баргач, кызны  ОРВИ белән авыру сәбәпле укырга йөреми, дип аңлатма биргәннәр. Ә чынында  аның өйдә әнисе белән бергә спиртлы эчемлекләр эчеп  ятканлыгы ачыкланган.  Гадәттә, менә шундый очраклар  җинаять фактларына китерә дә инде.

Полиция  хезмәткәрләре легаль булмаган юл белн спиртлы эчемлекләр сатучыларны  фаш итүдә дә авыллар халкын активрак булырга чакыра.

Хәлне яхшырту  юнәлешендә, районның барлык авыл биләмәләренндә дә полициянең төбәк инспекторларын уңайлы хезмәт шартлары белән тәэмин итү,  урыннарда  биш-алты, Иске Балтачта  ун-унбиш кешедән торган халык дружинасы төзү бурычы куелды.

Киңәшмә  ахырында янгын хәвефсезлеге, көнкүреш калдыкларын урнаштыру мәсьәләре дә күтәрелде.