Ялангач авылында янгын сүндерү депосы ремонтланачак

Бу эшне алар Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә башкарып чыгачак.

Күпләребезгә билгеле Урындагы башлангычларны яклау программасы республикада бишенче, районыбызда дүртенче ел тормышка ашырыла. Анда безнең авылларыбыз да актив катнашып килде.

Агымдагы 2020нче елда да шушы программа чикләрендә Ялангач авылында урнашкан янгын сүндерү депосын ремонтлауны күзалладык.

Шул чарага бәйләп 2019 елның 19 ноябрендә Ялангач авылында йомгаклау җыелышы үтте. Җыелышта катнашкан ялангачлылар конкурста катнашуны һәм шушы әйтеп үтелгән объектны ремонтлауны бертавыштан хупладылар.

Әлеге вакытта конкурста катнашу өчен документлар әзерләү эше бара.

Бу эшнең мөһимлеген ассызыклап шуны әйтер идем: янгын сүндерү депосы Ялангач авылында урнашкан булса да, ул безнең биләмәдәге өч авыл — Ялангач, Мишкә, Якүнә өчен дә мөһим объект булып тора.

Шуңа күрә, конкурста җиңгән очракта, шушы объектның ремонтын софинанслауда өч авылның да халкы актив катнашсын иде.

Ул гына да түгел, авылдашларыбызның читтә яшәгәннәре дә финанс ярдәме күрсәтсә, бигрәк тә әйбәт булыр иде.

Расих ГАФУРҖАНОВ, Ялангач авыл биләмәсе башлыгы.