Балтачлылар беләсезме, галимнәр микродулкынлы мичнең шаккатыргыч зыянын ачыклаган

Балтачлылар, микродулкынлы мичнең зарарлы яклары турында беләсезме?

Тикшеренү авторлары   ризыкларны  микродулкынлы  мичтә җылыту   сәламәтлек    өчен куркыныч булган, диабет, симерү, баласызлык  һәм онкологиягә китерү хәвефен ачыклаган.

Микродулкынлы мич зарарын  Һиндстанның   Indira IVF Hospital хастаханәсе Нью-Дели галимнәре фаш иткән. Аларның күзәтү нәтиҗәләре  микродулкынлы мичләрдә пластик контейнерларда ризыкны җылыту куркыныч булуын раслый.

«Пластик контейнерларда ашларны микродулкын  ярдәмендә җылыту артериаль кан басымына китерә, шулай ук бала тапмау, диабет, симерү, яман шеш куркынычын арттыра», -дигән нәтиҗә ясаган тикреүләр уздырган галимнәр.

Авторлар билгеләвенчә, микродулкынлы  мичкә урнаштырылган контейнердан    химикатлар , шул исәптән канцерогеннарның 95  процентиы  җылыту процессында  бүленеп  чыгара. Медиклар арасында иң зур борчуны бисфенол тудыра.  Ә бу матдә, төрле фәнни тикшеренүләр раслаганча, кан агымына үтеп керү һәм баласызлык, гормональ өзеклекләр, шулай ук шешләр китереп чыгара торган процессларны китереп чыгару үзлегенә ия.

Шунысы игътибарга лаек, галимнәр   пластик контейнерларда микродулкынлы ризыкларны җылыту зарарлы икәнлеген беренче тапкыр гына белдерми.  Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, микродулкынлы мичләрдә азык әзерләү өчен пластик контейнерлар куллану     кешенең  эндокрин системасы өчен аеруча зарарлы икән.

Чыганак.