"Яндар йук" мари җырын башкаручыларны бәйгегә чакыра

27 февраль көнне Магашлы Алмантай авыл мәдәният йортында мари җырын башкаручылар арасында "Яндар йук" район бәйгесе үтә.

Русия Федерациясендә һәм Башкортстанда Хәтер һәм Даны елына, Зәвыклы биләмәләр елына һәм Башкорт теле елына  багышлап, милли мәдәниятне үстерү, җыр башкаручы үзешчән сәнгать осталарын барлау максатында,  мари җырын башкаручылар бәйгесен  район Хакимиятенең мәдәният бүлеге, район мәдәният сарае, Түбән Сикияз авыл җирлеге хакимияте, мариларның "Эрвел марий" урындагы милли-мәдәни оешмасы берлектә оештыра.

Конкурс ялгыз башкаручылар, гаилә, вокаль һәм фольклор ансамбльләре арасында үтәчәк. Конкурс репертуары ирекле рәвештә сайлана. Бәйгедә катнашучы мари телендә шагыйрь һәм композитор иҗат иткән җыр яки такмак башкарырга тиеш.

Конкурска йомгак ясаганда бер гран-при өч дипломант һәм номинацияләрдә җиңүчеләр билгеләнәчәк. Бәйге Магашлы Алмантай авыл клубында 19:00 сәгатьтә башлана.

(Фото архивтан).