Иске Балтач авылының “Миләшкәй” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре ГТО нормаларын тапшырды

14 Февраль, 2020 - 12:00

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга да ГТО кирәк, “Хәрәкәт — ул тормыш!” ди Иске Балтач авылының “Миләшкәй” балалар бакчасына йөргән балалар һәм аларның ата-аналары.

Мәктәпкәчә яшьтә кеше сәламәтлеге, һәм характерына нигез салына. Бу чор балалар организмының барлык функцияләрен акрынлап камилләштерү белән характерлана.

Хәзерге балалар физик һәм психик үсешкә ия түгел, аларда физик культура белән шөгыльләнүгә ихтыяҗ җитәрлек түгел. Инде мәктәпкәчә яшьтә үк балалар электрон уеннарга бәйле, ә ата-аналар еш кына сәламәт яшәү рәвешеннән читләшә.

ГТО комплексы ата-аналарны һәм җәмгыятьне физик культура һәм спорт аша компьютер һәм телевизор белән шөгыльләнүдән өстен күрүгә этәрергә мөмкин.

Моннан тыш, ГТО нормаларын әзерләү һәм тапшыруда катнашу, аларны ныгыту, тәрбияләү, җиңүгә омтылыш һәм үз көчләренә ышаныч үстерү өчен шартлар тудыру гына түгел, ә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны киләчәктә ГТО нормаларын тапшыруның уңай нәтиҗәләренә дә якынайту мөмкинлеге бирәчәк.

Иске Балтач авылының “Миләшкәй” балалар бакчасында, ГТОның тест үзәге тарафыннан 6-7 яшьлек балалар арасында нормативлар кабул ителде, бу — беренче яшь баскычы. Балалар озынлыкка сикерүдә, отжимание, аркада яткан урыннан гәүдәне күтәрүдә, сыгылмалылыкта, туп ыргытуда үз көчләрен сынадылар.

Бу балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен ГТО нормативларын тапшыруның беренче этабы булды, яз көне бу юнәлештә эш дәвам итәчәк, теләүчеләр нәтиҗәләрне яхшырта алачак.

— ГТО нормативларын тапшыру өчен ГТО сайтында мәҗбүри теркәлү узарга кирәк, анда уникаль идентификация номеры (УИН) бирелә, ул һәр укучыга гомер буе саклана. Чөнки сынаулар 6 яшьтән (I дәрәҗә) 70 яшькә кадәр һәм аннан да өлкәнрәк (XI дәрәҗә) барлык яшь баскычлары өчен исәпләнгән, — ди җаваплы чараны оештыручылар.