1 мартта Башкортстанның мәктәпләрендә стоматология кабинетлары эшли башларга тиеш

14 Февраль, 2020 - 12:00

Радий Хәбиров «Саулык саклау сәгате»ндә үзенең авыл мәктәпләрендә стоматология кабинетларын ачу буенча йөкләмәсен тизләтергә кушты. Бүген 61 объекттан 13 стоматология кабинеты гына укыучыларны кабул итә башлады. Башкортостанның саулык саклау министры сүзләренчә, тагын 15 кабинетның махсус лицензиясе бар, сигезе Саулык саклау министрлыгында карала.

«Бу мәктәпләрдә теш табибы кабинетлары ачу өчен сезгә 1 мартка кадәр вакыт бирәм», — диде республика җитәкчесе.

«Сәламәт елмаю» модулен кертү эше Башкортстан башлыгы тәкъдим иткән «Үргә оч!» мәгариф проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә башланды. Бу проект чикләрендә 800дән  күбрәк укучы белем алган мәктәпләрдә стоматология кабинетлары булдырыла. Укучылар саны азрак булган мәктәпләр теш табибына поликлиникага бара.

Чыганак: