Әфган җирендәге батырлыгы өчен “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән ул, Кызыл Восток авылында яшәүче Гафият Хаҗимуллин

15 февраль — Яугир-интернационалистлар көне. Балтач районының Кызыл Восток авылында, тыныч тормышта да язмыш сынауларын җиңеп яши Әфган сугышын үткән баһадир йөрәкле Гафият Хаҗимуллин.

1979 елда башланган мәгънәсез Әфган сугышы күп япь-яшь ир- егетләрнең язмышларын үзгәртте. Безнең районнан бу сугышта 86 егет катнаша, кызганычка каршы, алтысы туган якларына табутта кайта. Алар барысы да тау - таш арасында үзенчәлекле климат шартларында сугышның дәhшәтен, бөтен авырлыгын күргән, кайгы -хәсрәтен үз иңнәрендә татыган баhадирлар.

Район үзәге Иске Балтачтан еракта гына табигатьнең иң матур төбәкләренең берсендә урнашкан Кызыл Восток авылын күпләр ишетеп кенә беләдер. Вакытында бала-чага тавышыннан шау-гөр килеп торган, бүгенге көндә берничә генә йорты калган бәләкәй авыл ул. Минем үземнең дә бала чагым Акрам абый бер генә тракторны да үткәрми саклаган бәбкә үләнле урамда уйнап үтте. Ә менә авыл халкы телендә “Метри төбәге” дип аталган икенче урамда бер генә йорт калган. Ул йортның утын сүндерми яшәгән Әфган сугышын үткән Гафият Хаҗимуллин хакында булыр бу язмам.

Безгә кыйгач каршы йорт (монысы Үзәк урамда) авылыбызның иң уңган, иң ярдәмчел кешелэре Зәки бабай белән аның тормыш иптәше Мәрвәзә әби Хаҗимуллиннарныкы иде. Зәки бабай Бөек Ватан сугышында катнашып исән-имин кайта. Тормыш иптәше белән биш балага гомер биреп тәрбияләп үстерәләр. Аларның балалары, үзләренә охшап итагатьле, уңган, ярдәмчел булулары белән башкалардан аерылып тора. Форсаттан файдаланып, Финат абый һәм Гафият абый Хаҗимуллиннарга өй салуда күрсәткән ярдәмнәре өчен гаиләм исеменнән зур рәхмәтемне белдерәм.

Гафият Хаҗимуллин Югары Карыш урта мәктәбен уңышлы тәмамлаганнан соң, 1984 елда армия сафларына алына. Бәләкәйдән эшләп үскән баһадир гәүдәле егетне интернациональ бурычын үтәү максаты белән Әфганстан җиренә юллыйлар. Файзабад шәһәреннән ерак булмаган Бадахшан провинциясендәге частьтә хезмәт итәргә туры килә Гафият абыйга. Бу вакытта Әфган сугышының иң кызган мәле. Курку белмәс, тәрбияле авыл егете күп сынауларга дучар була. Үлем белән күзгә-күз очрашырга да туры килә аңа. Кызу барган алышларның берсендә Гафият абый яуда яраланган иптәшен инңәренә салып дошман пулясы астыннан алып чыга, беренче ярдәм күрсәтеп санчастька озата. Шулай итеп ул иптәшенең гомерен саклап кала. Бу батырлыгы өчен яугир авылдашым “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә.

Гафият абыйның Әфган сугышы турында исенә төшерергә теләге зур түгел, иптәшенең гомерен үзенең гомерен куркыныч астына куеп саклап калуын да ул батырлыкка тиңләми, ә изге бурыч, дип кабул итә. Ә Әфган сугышы бүгенге көнгәчә аның йөрәгендэ яра булып кала бирә. 1986 елда хәрби хезмәтен тутырып Гафият Хаҗимуллин туган авылына әйләнеп кайта, шул ук авылның Галия исемле кызы белән тормыш корып биш бала үстерәләр. Гафият абый кохозда озак еллар тракторда, соңрак умартачылыкта хезмәт сала. Тормыш Гафият абыйны тыныч тормышта да сынавын дәвам итә. Авыр чир башта аның бердәнбер кызын, күптән түгел тормыш итәшен дөньядан алып китә.

Гафият абый Хаҗимуллин бүгенге көндә кайгыларга бирешми , “Метри төбәге”нең бердәнбер йортының утын сүндерми кече улы Радим белән мал – туарын карап тормышка зарланмый сабыр гына яшәвен дәвам итә. Баһадирдай өч улы Ильфир, Ильмир, Вадим илнең төрле төбәкләрендә эшләп йөриләр. Ике зур улы тормышлы инде, үзләре балалар үстерәләр. Алар Гафият абыйның олы таянычлары.

Мәгьнәсез Әфган, Чечня сугышлары башкача кабатланмасын, улларыбыз хәрби хезмәтләрен тыныч тормышта гына үтәсеннәр иде.

Илүсә НУРИЕВА.

Фотолар шәхси архивтан.