Балтачлылар делегациясе Борай авылында үткән “Туган авыл” форумында катнашты

Борай авылы мәдәният йортында авыл территорияләрен үстерү буенча үткән “Тыуған ауыл” форумында катнашучылар социаль проект белән идарә  итү һәм булдыру планын эшләүгә үз өлешләрен керттеләр.

Форумда катнашучылар экспертлар җитәкчелегендә социаль инвестицияләрне җәлеп итү, социаль эшкуарлыкны гамәлгә ашыру, муниципаль фандрайзинг методологиясе һәм механизмнары мәсьәләләрен өйрәнделәр.

Форумның икенче өлешендә спикерлар тарафыннан “Социаль проектлау һәм проект белән идарә итү” проект эше үткәрелде.

Форумда катнашучыларның барысын да өч командага бүлделәр һәм алар алдына авыл берәмлекләре һәм муниципаль район проекты белән идарә итү һәм социаль проектлау буенча структур адым планын эшләү бурычын куйдылар. Проект эшләренең темалары тулы канлы гаилә булдыруга, патриотик тәрбия һәм авыл туризмын булдыруга кагылышлы иде. Спикерлар җитәкчелегендә һәр команда үз идеяләрен, максатларын, бурычларын һәм үз темасы буенча планнарны тормышка ашыру ысулларын күрсәтте.

Семинардан соң спикерлар лекцияләрен дәвам иттеләр. Слободян Наталья Михайловна Социаль ятимлекне профилактикалау темасын да кузгатты, мондый проблеманы ничек читләтеп үтәргә һәм килеп туган очракта, аның чишелешен табарга кирәклеген әйтте.

Спикер Беляев Максим Анатольевич “Медиация” җәмгыятендә яңа төшенчә турында сөйләде. Ул форумда катнашучылар белән әңгәмә үткәрде һәм конфликтлы ситуацияләрдә медиацияне ничек кулланырга кирәклеген күрсәтте.

Чыганак.