Балтач үсмерләре “Җәяүле” акциясенә чыкты

Иске Балтач авылының "Романтик" яшүсмерләр клубы Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча ЮХИДИ бүлеге белән берлектә "Җәяүле" акциясе үткәрде.

Акциянең максаты — өлкәннәрне урамда үз-үзеңне тоту культурасына, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә яшь буынның тормышы һәм сәламәтлеге бәйле булуын искәртү, шулай ук юллардда үз тормышыңа һәм әйләнә-тирәдәгеләрнең тормышына, кыйммәтләренә караш формалаштыру.

Балалар юл хәрәкәтендә катнашучыларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен катгый үтәү кирәклеге турында искәртү белән мөрәҗәгать иттеләр. Машина йөртүчеләргә һәм узып баручыларга җәяүлеләр кичүе урыннарында кагыйдәләрнең таләпләрен аңлаттылар.

Онытма! Юл хәрәкәте кагыйдәләрен һәм шәхси куркынычсызлык кагыйдәләрен бозу фаҗигагә китерә.#профилактикаравонарушений#безопасность

Эльза Исламова.

Автор фотолары.