Балтачта ГТО сынауларын кабул итүнең чираттагы сезоны башланды

13 Февраль, 2020 - 18:00

2020 ел башыннан Иске Балтач авылында урнашкан "Яшьлек" физкультура-савыктыру комплексының тест үткәрү үзәгендә ГТО сынауларын кабул итүнең чираттагы сезон башланды.

Быел беренчеләрдән булып, беренче яшь баскычына караган Иске Балтач 2 нче урта мәктәбенең беренче сыйныф укучылары нормативларны үти башладылар.

Балалар озынлыкка сикерүдә, отжимание эшләү, аркада яткан хәлдә гәүдәне күтәрүдә, сыгылмалык, туп ыргытуда һәм йөгерүдә үз көчләрен сынадылар.

—Бу безнең беренче сыйныф укучылары өчен ГТО нормативларын тапшыруның беренче этабы булды, февраль һәм яз айларында бу юнәлештә эш дәвам итәчәк һәм теләүчеләр нәтиҗәләрне яхшырта алачак, — тест үткәрү үзәге белгечләре.