Мәсәгут урамында көпә-көндез селүәсен йөргәнен күргәннәр

Дуван районы Мәсәгут авылы урамында котыру авыруына охшаш билгеләре булган селәүсен халыкны хафага салган.

Шушы көннәрдә Месгут авылының бер урамына көпә көндез селәүсен килеп кергән.    Ул үзе  бик  ябык һәм хәлсез булса да кешеләргә ташланырга маташкан.

Бу хакта ⠀«Дуван хәбәрләре» гәзитенә сылтама белән Баш.ньюс.ру   хәбәр итә. Кыргый хайванны авылны  ике урамында күргәннәр. Халык хокук сакчыларына шалтыраткан. Урынга полиция хезмәткәрләре, хайваннар дөньясын саклау буенча белгечләр килгән.

- Хайванны чүп контейнерлары  урнаштырылган  бер  мәйданчык  янында  тотып алганнар. Селәүсен  бик ябык  һәм хәлсез иде. Аны җирлектән читкә чыгарырга омтылалар, әмма ул агрессия күрсәтә. Селәүсен котыру авырулы булмагае дигән шик туа.    Ерткычны йоклатып, район ветстанциясенә илтәләр. Анализ нәтиҗәләрен көтәбез, - дип   белдергән  Хайваннар дөньясын саклау буенча баш белгеч-эксперт Рим Әюпов.

Селәүсеннең киләчәк язмышы анализ нәтиҗәләренә бәйле.

Чыганак.