Балтачта яугир-интернационалистларны искә алдылар

Бүген, 13 февраль — Әфган җиреннән совет гаскәрләренең чикләнгән контингенты чыгарылуның 31 еллыгын билгеләү көне алдыннан, Иске Балтач авылында яугир-интернационалистларны искә алдылар.

Әфган сугышын үткән яугир-интерционалистлар, район җитәкчелеге, Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәпләр, колледж укучылары, “Романтик” яшүсмерләр клубы, шул ук клуб каршындагы “БАРС " хәрби-патриотик түгәрәге тәрбияләнүчеләре, ЮНАРМИЯЧЕЛӘР Әфган сугышында батырларча башын салган райондашларыбыз истәлеген мәңгеләштергән һәйкәлгә венок салдылар.

Тугыз ел бер ай һәм унтугыз көн дәвам иткән, җиңүчесе һәм җиңелүчесе булмаган Әфган сугышында 64 райондашыбыз катнаша. Кызганычка каршы, шулар арасыннан 6 ир-егет командованиенең хәрби заданиесен үтәгәндә батырларча һәлак була. Митингта катнашучылар аларны бер минут тын калып искә алдылар.

Бүген районда 42 яугир-интернационалист яши. Шулар арасыннан егермедән артык ир-егет чарада катнашты.

—Утыз бер ел үтте коточкыч сугыш тәмамлануга. Башларын салган райондашларыбызны онытмыйбыз, ә бу сугышны үткән ир-егетләргә рәхмәтебезне белдерәбез. Сезнең барыгызга да сәламәтлек, бәхет телим. Балаларыбыз сугышның ни икәнен белмәсен, — диде район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев.

Аннары районның ветераннар советы рәисе Гали Сәрвәртдинов, яугир-интернационалистларның район советы рәисе Рәфис Закировлар җылы теләкләрен җиткерде.

Митингтан соң яугир-интернационалистлар "Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү үзәгенә юлланды. Биредә алар катнашлыгында спорт ярышлары үтте.

Автор фотолары.