Балтачлылар «Хәтер юлы " проектында катнаша ала

Балтачлылар "Хәтер юлы" проектында катнаша ала.  Русия почтасы   ата-бабалар  истәлеген мәңгеләштерергә ярдәм итәчәк.

2020 елда Россия почтасы бүлекчәләрендә, сканерлап, проект сайтына урнаштыру өчен   Бөек Ваатан сугышында катнашучыларның  фотосурәтләрен кабул итәчәкләр.

Фотоларны 17 февральдән  республиканың барлык почта бүлекчәләрендә кабул итә башлыйлар.  Фотографияләр, сканерлап, бердәм мәгүлүматлар базасында бастырыа чыгару өчен,   төбәк    почта элемтәсе идарәсенә  җибәрелә. Аннан соң алар хуҗаларына  кире кайтарылачак.

Россия Почтасы бүлекләре иң ерак торак пунктларда бар. Димәк, бу  проектка  һәркем кушыла  ала.

Шулай ук Россия почтасы бүлекчәләрендә  проект турында QR-код керетлгән  мәгълүмати материаллар урнаштырачаклар. Ул  проектның  сайтына алып керә.  Ә анда  фотоны мәгълүматлар базасына үзең урнаштырырга мөмкин.

Сугыш елларында почта хезмәткәрләре 10  миллиардтан  артык хат, 23 миллионга якын посылка кабул иткән һәм фронт кырларына  илтеп җиткергән. Почта фронтны тыл белән тоташтыручы бердәнбер җеп булып торган.

Бүген, Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында, Россия Почтасының төп бурычы-буыннарны бәйләү, ата-бабаларыбызның батырлыгы турында хәтерне сакларга ярдәм итү.