Иске Балтач авылында сабыйлар да урам утларының яктырак януын тели

Иске Балтач авылы халкы  2020 елда авыл биләмәсендә Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга теләк белдерде.

Республикада — 2015нче, Балтач районында 2016нчы елдан башлап тормышка ашырылган Урындагы башлангычларны яклау программасы муниципаль берәмлекләрдәге күп проблемаларны хәл итүгә булышлык иткәнен халык аңлады инде.

Иске Балтач авылында яшәгән иң актив кешеләр сөйләшүгә җыелгач,

җыен барышында Иске Балтач авыл җирлеге башлыгы Фәнис Шәймөхәмәтов, район Советы Секретаре Расих Акберов, район Хакимияте башлыгының финанс мәсьәләләре буенча урынбасары Альбирт Хәмитов җыенда катнашучыларны конкурсның бурычлары, анда катнашу кагыйдәләре һәм узган еллардагы нәтиҗәләр белән таныштырдылар.

Җыенда катнашкан халык алдагы елда да конкурста катнашырга ризалык белдереп тавыш бирде. Фикер алышканнан соң Иске Балтач авылындагы урам утлары яктырткычларын диодлы лампаларга алыштыру проекты бертавыштан хупланды.

Чара барышында унбер кешедән торган инициатив төркем сайланды.

Белүебезчә, проектны тормышка ашыру өчен республика һәм урындагы (авыл биләмәсе) бюджетлардан бүленгән, халыктан җыелган акчалар тотыныла. Иске Балтач авыл биләмәсенә караган Иске Балтач авылындагы проблеманы хәл итүгә миллион сумга якын акча таләп ителә. Авылда әлеге вакытта 701 ноктада урам утлары яна. Бөтенләй яктыртылмаган урамнар (тыкрыклар) да бар. Бу акчага гына барлык ноктадагы лампаларны диодлы лампаларга алыштыру мөмкин булмаячагы аңлашыла. Шуңа күрә, гади лампаларны мөмкинлеккә карап диодлы лампаларга алыштырып, күп халык йөри торган урамнардагы банганаларга яңа лампалар алыштыру дөрес булыр, дип уйлыйбыз.

Бу эшкә Урындагы башлангычларны яклау программасы белән генә чикләнми, алдагы айларда башка программаларга да кереп, халык ихтыяҗын канәгатьләндерү өстендә эшне дәвам итү бурыч булып калачак.

Туган төбәгебезнең киләчәге булган балалар тарафыннан да әлеге башлангычны хуплау тапты. Иске Балтач 1нче һәм 2нче урта мәктәпләренең башлангыч сыйныфлар укучылары рәсемнәр бәйгесе оештырды. Иҗат эшләрендә алар туган авыллары урамнарын якты, балкып торган  итеп сурәтләделәр.

Авылыбызда яшәгән бар халыкның гомум хуплавы һәм яклавы белән конкурс шартларын уңышлы үтәрбез һәм алга билгеләнгән проблеманы хәл итәрбез дип ышанабыз. #регпроекты#региональныепроекты#ППМИ

Фәнис ШӘЙМӨХӘМӘТОВ, Иске Балтач авыл биләмәсе башлыгы.

Газим ТАЛИПОВ фотолары.