Балтач яшьләре район форумына җыелды

 Кичә, 12 февраль көнне,  Иске Балтачта кызлар-егетләр  " Яшьләр  - безнең киләчәк !" дип аталган форумда катнашты.

Форумны Балтач районы мәгариф бүлеге район хакимиятенең яшьләр эшләре буенча комитеты белән берлектә  оештырды.

Җыенда     социаль проектлар буенча район  конкурсында җиңүчеләр, яшь табиблар, укытучылар, тәрбиячеләр, өлкән сыйныф укучылары һәм  Башкорт төнҗяк-көнбатыш авыл хуҗалыгы колледңы студентлары,  ягъни районның һәм гомумән республика  киләчәге   бәйле яшьләр   катнашты.

Форумда  Башкортстан Республикасы Яшьлер  сәясәте һәм спорт министры урынбасары Алексай Прокофьев, массакүлем мәгълүмат чаралары белән эш итү белгече   Виктория Большова  , Акмулла исемендәге БДПУның  дини иминлек һәм дини белемне үстерү  институты  директоры Радик  Юлбаев,  район хакимияте башлыгының эшкуарлыкны үстерү мәсьәләләре буенча урынбасары Ләйсән Хаметова Ләйсән, мәгариф бүлеге начальнигы Альбина Гыйльметдинова  лекцияләр белән чыгыш ясады.

Форумда шулай ук район Хакимияте башлыгы Илгиз Субушев катнашты.

—Безнең республикада яшьләр үсеше өчен яхшы шартлар тудырыла һәм бар.   Безнең егетләр һәм кызлар семинарда ишетелгән мәгълүматны кулланырлар, үз проектларын  тормышка ашырырлар, дип ышанам,— диде ул ул форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Биредә яшьләрнең иң яхшы проектларын   презентацияләделәр.

—Проектлар булдыру тәҗрибә уртаклашу өчен мөмкинлекләр бирүен, талантлы һәм амбициоз яшьләрнең активлыгын  күтәрүгә,яшьләрнең потенциалын ачуга ярдәм итүен үз үрнәкләрендә  күрсәткән кунакларга  карап бүген  мин генә  илһамланмагамындыр, — дип шәрехләгән форумда катнашучы бер кыз, тәэссоратлары белән уртаклашып.