Балтачлылар, машинагызны калдыклар туплау мәйданчыклары янында калдырмагыз

Балтачлылар, шәһәрләргә юлыгыз төшсә, автомашинагызны калдыклар туплау мәйданчыкларына керү юлында калдыра күрмәгез. Моның өчен штраф каралган.

Гыйнвар аенда Башкортстанда  калдыклар җыю  мәйданчыкларында парковка өчен штрафлар турында закон үз көченә керде.

Башкортстанда контейнер мәйданчыкларында,  яки чүп-чар кабул итү  пунктларына  керү юлында  парковка өчен  җаваплылык турында  закон үз көченә керде.

Закон белән исәпләшмәгән  шәхси  автомобильләр хуҗалары, Башкортстан Республикасы Административ хокук бозулар өчен җаваплылык турында кодексның 6.23 статьясының 1 өлеше таләпләренә ярашлы,    1-2 мең сум, вазифалы шәхесләр --  5-10 мең   сум күләмендә штрафка тарттырылачак.  Ә   юридик  берәмлекләр  тиешле булмаган урында үз автомобильләрен парковкалаган  очракта штраф суммасы  20-30 мең сум тәшкил итә. Кабаттан тәртип  бозган очракта  штрафлар күләме арта.

Бу закон калдыклар  белән эш итүче компанияләр соравы буенча эшләнеп кабул ителгән.