Авыл биләмәләрен үстерүгә 4,7 миллиард сум юнәлтеләчәк

Башкортстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы алдагы өч елда авыл торак пунктларын тәртипкә китерү өчен 4,7 миллиард сумнан артык акча юнәлтә, шуның 3 миллиарды – федераль бюджет акчасы.

Республика хөкүмәтенең беренче вице-премьеры Андрей Назаров авыл биләмәләрен комплекслы үстерү һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү мәсьәләләренә багышланган Бөтенроссия семинар-киңәшмәсендә шул хакта белдерде.

Халыкка йорт салу һәм куртым килешүе буенча бирелгән торак төзү өчен субсидияләр тапшыруга 1,6 миллиард сум юнәлтелә, шуның 1 миллиарды – федераль бюджет акчасы.  Алдагы өч елда 19 районда гомум суммасы 226 миллион сумлык 24 газ торбасы төзелә. 18 су белән тәэмин итү объектын финанслау күләме – 503,9 миллион сум.

Җиде районда 11 комплекслы төзелеш проекты гамәлгә ашырыла. Шушы максатка 1,3 миллиард сум бүленә. Комплекслы төзелеш күпләп төзү өчен мәйданчыклар әзерләүне күз уңында тота (су, газ белән тәэмин итү, юл челтәре, тротуарлар, урамнарны яктырту).

Биләмәләрне төзекләндерүгә 241,4 миллион сум бүленә. Бу акча балалар һәм спорт мәйданчыкларын төзү, мәйданчыкларны каты көнкүреш калдыклары өчен төзекләндерү өчен тотыныла. Шушы максатка 45 муниципаль районда 205 миллион сум бүленә. 751 миллион сум авыл биләмәләрен комплекслы үстерү проектларын тормышка ашыруга юнәлтелә.

Республиканың Транспорт һәм юл хуҗалыгы буенча дәүләт комитетыннан 11 торак пунктка керә торган юллар салу өчен 997,9 миллион сум юнәлтелә. Россиянең авыл хуҗалыгы министры урынбасары Оксана Лут яңа федераль программаның төбәкләрнең фикерен исәпкә алып кабул ителүен, аның моннан алдагысыннан юнәлешләрнең күп булуы белән аерылып торуын билгеләде.

http://www.bashinform.ru/news/1410566-v-bashkirii-v-blizhayshie-3-goda-na-razvitie-selskikh-territoriy-napravyat-4-7-milliardov-/