Башкортстан умартачылары съездга җыелачак

Башкортстан Республикасында умартачыларның икенче съезды 8 февральдә Уфада узачак. Аны Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы «Башкортстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә үткәрә.

Чарада авыл хуҗалыгы министрлыгы, Россия умартачылары Ассоциациясе вәкилләре, вице-премьер – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов, экспертлар, галимнәр, төбәк умартачылары катнашачак.

Съездда тармакның үсеше һәм проблемалары турында фикер алышачаклар, 2021 елда Уфада узачак «Апимондия» 47 нче Халыкара конгрессына әзерлекнең барышы турында беләчәкләр, төбәктә умартачылык тармагына ярдәм итү һәм аны үстерү буенча гамәлдәге программалар белән танышачаклар, төбәкнең Авыл хуҗалыгы һәм урман хуҗалыгы министрлыклары, Россельхознадзор һәм ветеринария идарәләре вәкилләре белән җентекләп аралашачаклар.

Съездда актуаль мәсьәләләр Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән эшләнгән «Халыкара кооперация һәм экспорт» милли проектының ярдәмче программасын гамәлгә ашыру кысаларында каралачак.

Чыганак: https://oktyabrskiy.bezformata.com/listnews/pchelovodi-bashkirii-sobirayutsya-na-sezd/8