Иглин районындагы янгында 47 яшьлек хатынның тәненең... 91 проценты пешкән

Оло Теләк авылында фаҗигә кичергән гаиләнең әгъзаларыәйләнеп кайтуга... йорттан көл-күмер генә калган...Ике фатирлы йортта янгын чыккан. Утлы тотҡында 47 яшьлек хатын зыян күргән. Аның тәненең 91 проценты пешкән һәм әлеге вакытта ул исендә түгел, гомере өчен табиблар көрәшә.

Фаҗига вакытында өйдә Зиләрә Сәхиярова булган. Аның 15 яшьлек кызы Динара һәм ире могҗиза белән генә исән калган: гаилә башлыгы Ринат эштә булса, кыз эше буенча Уфага барган. Алар авылга әйләнеп кайтҡанчы, йортларынан көл-күмер калган, хуҗабикәнең авыр хәлдә дәваханәгә озатылуын белгәннәр.

— Әнием берүзе өйдә булган, йоклап яткан. Уянганда тирә-якны ут ялмаган булган. Табиблар, яңалыкларның төрлесенә әзер булыгыз, диде, – дип әрнүен белдерә хатынның кызы.

Әлеге вакытта Ринат һәм Динара кызның әнисе ягыннан зур әнисендә урнашкан, чөнки башка барыр урыннары юк. Барлык документлар да, мөлкәт тә янып юкка чыккан. Табиблар әйтүенчә, Зиләрә ханымның хәле бик авыр.

Башкортстан буенча Гадәттән тыш хәлләр идарәлеге хезмәткәрләре белдерүенчә, әлеге вакытта янынның сәбәбе ачыклана.

Истә тотыгыз: ут бер кемне дә аямый һәм хәвефсезлек кагыйдәләрен инкаръ иткәнне яратмый. Йортта янгын искәртү җайланмасын урнаштыру да беркемгә дә комачауламый, тик хәвефсезлекне тәэмин итәр.

Чыганак.