Балтач районында авыл советының элекке башлыгына карата законсыз рәвештә җир кишәрлеге биргән өчен җинаять эше кузгатылды

Балтач районы прокуратурасының тикшерү материаллары буенча Штәнде авыл җирлегенең элекке 31 яшьлек башлыгына карата җинаять эше кузгатылды.

Ул Русия Федерациясе Җинаять Кодексы 285 маддәсенең 2 өлешендә (хезмәт вазифаларыннан явызларча файдалану), РФ ҖК 292 маддәсенең 2 бүлегендә (ялган кылык) каралган җинаятьләр кылуда шикләнелә.

2017 елның маенда авыл советы башлыгының Балтач районының Мата авылында яшәүче хатын үтенече буенча хуҗалык кенәгәсеннән ялган өземтә әзерләве ачыкланды. Документта соңгысының җир участогы булуы турында дөрес булмаган белешмәләр тупланган.

Түрәнең законсыз гамәлләре нәтиҗәсендә гражданка авыл үзәгендә урнашкан 28 сутый мәйданлы җир кишәрлегенә милек хокукын терки алган.

Әлеге факт буенча прокуратура тикшерү оештырды, аның нәтиҗәләре буенча Тикшерү комитеты тарафыннан җинаять эше кузгатылды.

Тикшерү барышы һәм нәтиҗәләре район прокуратурасы контролендә.

Булат Галиәкбәров, район прокуроры, юстициянең кече киңәшчесе.

Фото: riaderbent.ru