“Карыш ягын киләчәкле төбәк итеп күрәсе килә”

Районның Түбән Карыш авыл җирлеге башлыгы Ильяс ШӘЙМӨХӘМӘТОВ белән территориядә соңгы вакытта башкарлыган эшләр, халыкны борчыган проблемалар, киләчәккә билгеләнгән эшләр турында әңгәмәләштек.

—Ильяс Әхнәфович, дүрт ай элек яңа вазифага билгеләндегез. Бүгенге көндә Югары Карыш авыл җирлегенең сулышы нидән гыйбарәт?

—Район үзәге Иске Балтач авылыннан 23 километр ераклыкта урнашкан Түбән Карыш авыл җирлеге бүгенге көндә районда тугыз авылны берләштергән иң зур авыл җирлеге. Барлыгы 567 хуҗалык исәпләнә. Халык саны 1851 кеше. Шулар арасыннан эш яшендәгеләр —1095, 308 бала, 499 пенсионер. 27 гаилә күп балалы гаилә статусында. Бүген Чуртанлыкүл авылында бердәнбер Бөек Ватан сугышы ветераны 92 яшьлек Авзал бабай Фазлыев яши.

Авыл биләмәсе территориясендә бер урта мәктәп эшли. Анда 137 бала белем ала, 37 кеше эшли. Дүрт фельдшер-акушер пункты һәм бер авыл врачлык амбулаториясе халыкка медицина хезмәте күрсәтә.

Югары Карыш авылындагы балалар һәм үсмерләр өчен социаль приютта Мишкә, Караидел, Балтач районнарыннан балигъ булмаган балалар һәм үсмерләр тәрбия ала.

Шулай ук авыл биләмәсе җирлегендә өч шәхси эшкуар “Р. Фәмиев”, “М. Бәләгытдинов”, “Г. Талипов” һәм чикләнгән җаваплылыктагы “Богдан” җәмгыяте үсешә, халыкны эш урыннары белән тәэмин итә.

—Халыкның ялын оештыруга килгәндә...

—Авылларда яшәүче халыкның ял сәгатьләрен истә калырлык, мавыктыргыч итеп үткәрү авыл мәдәният йортлары, клублар һәм китапханә хезмәткәрләре иңендә. Безнең төбәктә ике авыл мәдәният йорты, өч авыл клубы һәм ике китапханә эшли.

Мәдәният өлкәсендә үз эшләренең нечкәлекләрен аңлаган, халыкны яраткан, халык белән эшли белгән белгечләр тырышлык сала. Аларның эшеннән авылда яшәгән халык канәгать.

—Карыш якларында яшәүче халык үткәннәренә сакчыл караш белән бага...

—Әйе. Узган елда “Реаль эшләр” дигән партия проекты чикләрендә һәм спонсорлар ярдәме белән Түбән Карыш авылында Бөек Ватан сугышын үткән авылдашлар истәлеген мәңгеләштергән һәйкәл төзелде.

“Безнең авыл” программасы буенча Чуртанлыкүл авылында Бөек Ватан сугышы ветераннары  истәлегенә һәйкәл урнаштырылды.

Урындагы башлангычларны яклау программасы чикләрендә Югары Карыш авылында балалар өчен спорт-уен мәйданчыгы төзекләндерелде, аңа җиһазлар алып урнаштырылды.

Начар, Югары Карыш һәм башка авылларда урам яктырткычларының искеләре сүтеп алынып яңаларга алыштырылды.

Республиканың Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты Шамил Шәриповның спонсорлык ярдәме исәбенә Чуртанлыкүл авылы мәчете бинасы реконструкцияләнде.

Начар авлының Коммунистик һәм Югары Карыш авылының Кооператив урамнары ремонтланды.

—Бүгенге көндә авылларда яшәүче халыкны нинди проблемалар борчый?

—Авыл биләмәсе буенча проблемалы мәсьәләләр бар. Беренче чиратта посёлок һәм посёлокара юллар ремонты. Югары Карыштан Начар, Зиләзекүл юнәлешендәге юллар сезон алышынган мәлдә, яңгырлы җәйләрдә йөри алмаслык хәлгә килә. Район Хакимияте башлыгы Илгиз Әхвәс улы бу проблеманы аңлый һәм безнең, урындагы халыкның теләк-үтенечен исәпкә алып, аны эшләүне планга кертеп, юлны йөрерлек хәлгә китерергә дигән бурыч куйды.

Икенче проблема урамнарны яктыртуга кагыла. Әлеге вакытта районның “Сельэнерго” акционерлар җәмгыяте эшчәннәре Югары Карыш авылына яңа линияләр суза. Бер үк вакытта яктырту нокталарын арттыру чарасы күрелә. Алдагы айларда бу эшне максатчан программа чикләрендә хәл итү өстендә эш алып барабыз.

Югары Карыш авылындагы элекке суүткәргечне ремонтлап, яңа суүткәргеч төзү, Югары Карыш, Зиләзекүл, Чуртанлыкүл авылларында күперләр ремонты планда тотыла, көнкүреш каты калдыкларын туплау өчен контейнерлар сатып алу һәм мәйданчыклар төзү буенча билгеле эш алып барыла.

Шунысын да әйтеп үтәргә тиешмен: халык агымдагы елда Урындагы башлангычларны яклау программасында катнашырга теләк белдерде. Конкурс шартларын уңышлы үтә алсак, Чуртанлыкүл авылы зиратын төзекләндерергә исәп тотабыз.

Узган елда республика бюджетыннан бүленгән акчалар исәбенә безнең авыл биләмәсенә ЛКТ 4 янгын сүндерү тагылмасы алынды. Янгыннар баш калкытмасын, әмма көтелмәгән хәлләргә әзерлек булдырырга кирәк.

—Авылларда тормышта катлаулы хәлдә калган гаиләләр бармы, алар белән ничек эшлисез?

—Андыйлар күп түгел, әмма бар. Күп булмасалар да борчылу тудырган категория алар. Урта мәктәп, авыл биләмәсе, авыл советы депутаты, полициянең участок уполномоченные, башка хезмәт белгечләре белән берлектә рейдлар үтәкәрбез, аңлату эшләре алып барабыз. Янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрәбез.

—Авыл биләмәсендәге демография хәле турында нәрсә әйтә аласыз һәм төбәккә читтән күченеп кайтучылар бармы?

—Демография күрсәткечләре белә дөресен әйтәм: мактана алмыйбыз. Узган елда авыл биләмәсе буенча ике сабый дөньяга килде.

Авылларга читтән күченеп кайтучылар бар. Шәһәрдә яшәп, авылны сагынып, туган, үскән нигезләренә җан өрүчеләр алдагы елларда тагын да артыр, дип ышанасы килә. Алар артыннан яшьләр дә туган авылларында нигез яңартыр дип өметләнәбез.

—Карыш якларында халыкның борынгы кәсепләрен тергзүчеләр дә юк түгел. Алар турында нәрсәләр әйтә аласыз?

—Әйе, безнең төбәктә әтиле-уллы Фәрдәт һәм Рөстәм Талиповларны киез итек басу осталары буларак күпләр танып, ишетеп белә. Алар баскан киез итекләрне ничә буын кешесе киеп үсте. Төрле үлчәмдәге киездән басылган аяк киемнәренә әле дә сорау зур.

Уңганнарыбыз арасында умарталар, кош-корт, терлек үрчетүчеләр, агач эшкәртү, бәйләү, чигү осталары да юк түгел.

Тормышны баетып яшәргә тырышкан кешеләр өчен яңа мөмкинлекләр булдырасы иде.

Мишкә юнәлешендәге яңа юл төзелеше дәвам иттерелсә, безнең төбәк киләчәктә үсешкән төбәккә әйләнер, яңа мөмкинлекләргә юл ачылыр иде. Бездә халык киләчәккә якты уйлар, матур өметләр белән яши. Карыш ягын киләчәкле төбәк итеп күрәсе килә.

—Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Иңнәрегезгә йөкләп алган җаваплы вазифадагы һәр башлангычыгыз тик уңышлар гына китерсен!

Кыскача биографик белешмә

Ильяс Әхнәф улы Шәймөхәмәтов 1986 елның 30 августында Югары Карыш авылында туган.  Бөре дәүләт социаль-педагогик академиясенең физик культура факультетын тәмамлый. Хезмәт юлын 2008 елда Югары Карыш урта мәктәбендә физкультура укытучысы сыйфатында башлый. Бер үк вакытта районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә гер спорты, лапта, волейбол буенча тренер-преподаватель булып эшли. Гер спорты буенча спорт мастерлыгына кандидат.  Биредә эшләү дәверендә гер спорты буенча спорт мастерлыгына 7 кандидат, бик күп беренче разрядлы спортчылар әзерли. Аның кулы астында шөгыльләнгән бик күп яшь спортчылар төрле төбәкләрдә үткән Русия Чемпионатларында җиңү яулый.

2015 елдан Иске Балтач 1 санлы урта мәктәбендә физкультура укытучысы.

2019 елның 19 сентябреннән Түбән Карыш авыл җирлеге башлыгы итеп билгеләнә. 2009 елдан башлап Түбән Карыш авыл советы депутаты.

  Ильяс Әхнәф улы 2014 елда Башкортстан Мәгариф министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнә, 2019 елдан БРның мәгариф отличнигы.

Өйләнгән. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбиялиләр.