Радий Хәбиров: Балтач районы - медицина кадрлары белән хәл тотрыклы булган республикада беренче район

Республика башлыгы Радий Фәрит улы Хәбиров Балтач районына эш сәфәре барышында үзәк район хастаханәсе поликлиникасында булды. Төбәк җитәкчесе районда фельдшер-акушерлык пунктлары белән кызыксынды. Яшь белгечләр белән очрашуда Башкортстан Башлыгы табибларга эшләре өчен рәхмәт белдерде.

“Без сезгә киләчәктә дә ярдәм итәчәкбез, — дип ассызыклады Радий Хәбиров “Сәламәтлек” милли проекты чикләрендә туган районнарына кайтып хезмәт юлын башлаган ак халатлыларга. — Ярдәм чараларын нәтиҗәлерәк итү өстендә эшләячәкбез. Безнең республикада эшләгәнегез өчен рәхмәт сезгә. Без хәзер сез һәрвакыт үз квалификациягезне күтәрү белән шөгыльләнсен өчен табибларның җитди категорияләрен булдыру турында уйладык. Медицина бер урында гына тормый һәм сез аның артыннан өлгерергә тиеш.

Медицинадагы хәл бик уңай тәэсир калдырды. Балтач районы — медицина кадрлары белән тотрыклы хәлдә булган беренче район".#нацпроекты#национальныепроекты#регпроекты#региональныепроекты Фото үзәк район хастаханәсенең социаль челтәрләрдәге битеннән.