Текән, Шәвъяды авыллары халкына медицина ярдәмен кем күрсәтә?

16нчы гыйнвар көнне сайтыбызда “Башкортстанда быел яңа ФАПлар саны 100гә кадәр артачак” дигән мәкалә дөнья күргәннән соң бер төркемдәшебез үтенеч хаты белән мөрәҗәгать итте. Хатта күтәрелгән сорауга Балтач үзәк хастаханәсе җитәкчелегеннән җавап килде.

Хатның мәгънәсен саклап, редаторлап басабыз. “Исәнмесез. Текән, Шәвъяды авылларында пункт юк. Район үзәге Иске Балтач авылына барып җитәргә транспортлар юк. Бер-бер хәл була калса, нишләмәк кирәк? Балтач районы Хакимиятеннән, зинһар, безнең мәсьәләне һәм фельдшер пункты проблемасын хәл итүне сорыйбыз. Без дә кешеләр, бездә дә балалар үсә. Бер тапкыр ашыгыч ярдәм чакырттылар, Шавъядыдан Текән ягына юллар үтә алмаслык булу сәбәпле, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтә алмый, кире киттеләр. Ләйсән Хаҗиева.

Балтач үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге әлеге хатта күтәрелгән үтенечкә түбәндәге җавапны бирде: “Үзәк район хастаханәсе җитәкчелеге сезнең игътибарга шуны җиткерә: Шәвъяды авылы халкына беренчел медик-санитар ярдәм күрсәтү өчен фельдшер-акушерлык пункты эшли. Соңгы 20 елда медицина хезмәткәре белән өзеклекләр булмады, халыкка квалификацияле (стажлы) фельдшер Мәрьям Камил кызы Андреева хезмәт күрсәтә. Килеп туган сораулар буенча сез 8 34753 2 59 10 яки 8 34753 2 01 73 номеры буенча элемтәгә керә аласыз.

Текән авылы халкына күчмә медицина комплексы хезмәт күрсәтә, эш график нигезендә оештырыла һәм алып барыла. Төнге чакыруларга ашыгыч медицина ярдәме хезмәт күрсәтә.

Амбулатор - поликлиника ярдәмен күрсәтү мәсьәләләрендә мөрәҗәгать иткәнегез өчен рәхмәт сезгә. Амбулатор-поликлиника ярдәмен оештыру буенча килеп туган барлык сораулар белән медицина бүлеге баш табибы урынбасары С.Ф. Гыйльметдиновка мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Фото: үзәк район хастаханәсенең социаль челтәрләрдәге битеннән.