Балтачта “Авыл сәгате” утырышлары үтә

Балтач район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлегендә "Авыл сәгате" утырышлары даими үткәрелә.

Мондый чаралар барышында авыл хуҗалыгы, кооперативлары һәм шәхси эшкуарлык башлыклары белән очрашулар үтә.

—Соңгы утырышта авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре тарафыннан салым хисаплылыгын тапшыру, шәхси һәм кртестьян фермер хуҗалыклары өчен яңа эш урыннары булдыру, "Агростартап"программасында катнашучыларга субсидияләр һәм консультацияләр алу шартларына кагыфлышлы һәм башка мәсьәләләр буенча аңлатмалар һәм консультацияләр бирелде, — ди бүлек начальнигы вазифаларын башкаручы Рөстәм Фәтхиев.

Фотолар авыл хуҗалыгы бүлегенең социаль челтәрләрдәге битеннән.