Радий Хәбиров Балтачта Амалия Гайниәхмәтова белән әңгәмәләшкән

16 Январь, 2020 - 15:00

Балтач районына эш сәфәре барышында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Иске Балтач 2нче урта мәктәбенең 2нче “б” классы укучысы, уку алдынгысы Амалия Гайниәхмәтова белән әңгәмәләшкән.

Амалия Гайниәхмәтованың укудагы, туган районы һәм белем алган мәктәбенең җәмәгать тормышындагы уңышлары турында “Балтач таңнары” гәзите битләрендә һәм гәзитебезнең сайтында даими яктыртып киләбез.

Амалия Гайниәхмәтова сөйли:

—Мәктәбебезгә зур кунаклар килгәч, безнең дә дәресебезгә керделәр. Мәктәп директоры Азамат Мәгъзүмов Радий Фәрит улына: “Республиканың 100 еллыгына Уфа шәһәрендә үткән зур концертны моңлы җыры белән ачкан кыз Амалия Гайниәхмәтова шушы класста укый инде,” —диде. Шуннан Радий Фәритович: “Кая ул, Амалия?” — диде. Мин парта артыннан күтәрелгәч: “Кил әле, чык әле монда, бер кулыңны кысыйм әле”, — диде. Мин алга үттем. Шул вакыт Республика җитәкчесе кулымны кысып: “Бу синмени, Амалия? Бик матур җырладың бит. Молодец!”—дип кулымны кысты, шөгыльләрем белән кызыксынды...

Биш яшеннән инглиз телен ныклап өйрәнгән, бию, вокал, гимнастика белән шөгыльләнгән кыз, вокал буенча республика, Бөтенрусия конкурсларында күп тапкыр җиңүләр яулавы турында горурланып сөйләгән.

—Шөгыльләре күп булса да, укуда  гел “бишле” билгеләренә генә өлгәшкән Амалия кебек укучылар белән эшләү үзе зур бәхет,— ди талантлы укучының мөгаллимәсе Ирина Халитова.

#Радий Хабиров#Башкортостан#Балтач

Амалия Гайниәхмәтова Мәскәү сәхнәсендә чыгыш ясый...

Фотолар гаилә архивыннан.