Балтач хуҗабикәләре, тунец балыгыннан турама ясап җибәрегез

Балтач хуҗабикәләре, беләсезме, тунец балыгы янына яшелчәләр дә кушканда бик тәмле турама килеп чыга.

Тунец балыгы янына яшелчәләр кушып, телеңне йотарлык  турама ясарга мөмкин.    Мондый ризык бәйрәм һәм көндәлек өстәлне бизи ала.  Бу кабымлыкта аксым углевод һәм май баланланган булганлыктан , ул ашказан-эчәк трактына көч китерми. Салат кичке аш өчен бик тә  яхшы .

Турама ясау өчен: майда консервланган, вакланган,  тунец 180 г тунец балыгы; 5 данә тавык йомыркасы;  200 г кишер; 67 процент майлылыктагы 100 г  майонез; с   300 г әрәңге; 100 г каты сыр кирәк.

Тураманың туклыклыгы    1814 килокалорий.

- Яшелчәләрне  юарга. Пешергәннән соң  кабыкларыннан арындырырга.

-Шулай ук йомырканы  пешереп арчырга.

- Бәрәңгене  кыргычтан үткәререп  тирән тәлинкәгә салырга, аның янына  майлы балык кушарга. Яхшылап болгатырга.  Катнашманы беренче кат ясап,  яссы тәлинкәгә  урнаштырырга. Катлам өстенә   майонез ягыла.

- Йомырка сарысыннан аерырга.  Йомырканың аксымын кыргычтан үткәрәбез һәм массаны беренче катлам өстенә каплыйбыз һәм майонез ягабыз.

-Сыр һәм пешкән кишер кыргычтан үткәрәбез һәм алардан өченче катлам ясыйбыз. Арытабан майонез ягып, өслеккә вакеланган  йомырка сарысы сибәбез.

Турама матур булсын өчен  аны торт формасына кертергә мөмкин.  Табынга утыртыр алдыннан аны суыткычта тотып алырпга кирәк.

Туарама әзер. Ашыгыз тәмле булсын!

"Стерлеград".