Балтач марилары алга матур планнар белән яши

Балтач районындагы “Эрвел мари” мари мили-мәдәни автономиясенең 2020 елга эш планы расланды.

Балтач районында яшәүче мариларның  “Эрвел мари” мари мили-мәдәни автономиясе рәисе Петр Абдулов үзенең идарә әгъзалары белән эшне уңышлы оештыра.

Агымдагы елга автономиянең эш планы да уйлап,  нәтиҗәгә йөз тотып эшләнгән.

Башкортстанда 2020нче елның Авылларның йөзен яхшыртуга юнәлтелгән ел дип игълан ителүен исәпкә алып, райондагы мари авылларын үстерү планын эшләүне зур буырч итеп билгеләгәннәр.

Халыкның мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен саклау, арытабан үстерү буенча эзлекле эш алып барган җәмәгать эшлеклеләре Президент грантына заявка әзерләүне планга аерым пункт итеп керткән.

Февраль аенда Түбән Иванай авылында спорт-мәдәният чарасы үтәчәк.

Март аенда исә “Яндар йук” җыр бәйгесе моң ияләрен Магашлы Алмантай авылына җыячак.

Апрель аенда Мишкә авылында сүз осталары “Сылнемут пайрем”да көч сынашачак.

Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан Янтимер авылында һәйкәл ачылачак, митинг оештырылачак.

Магашлы Алмантай авылында “Семык” төбәк бәйрәме узачак.

Балтачта яшәгән мари милләт вәкилләре ел дәвамында 2020 елдагы Мишкә авылындагы  фин-угор башкаласында үтәчәк чараларда актив катнашачак.

Мари халкының Йошкар-Ола шәһәрендә шәһәрендә үтәчәк 11нче съездына материаллар әзерләнәчәк.

Райондагы мари авылының берсен Башкортстанның “Иң матур авылы” бәйгесенә тәкъдим итәчәкләр.

Фото редакция архивыннан.