Иске Балтачның «Белоснежка» балалар бакчасында логопед төркеме уңышлы эшли

Иске Балтачның «Белоснежка»   балалар бакчасының  логопед төркемендә   балаларның  сөйләмен үстерү өстендә нәтиҗәле эшлиләр.

Һәр ата-ана үз баласының сәламәт, бәхетле булуын, яхшы һәм тугры дуслары  белән аралашуын, балаларча кызыксынучан булуын, мәктәптә уңышлы укуын тели. Әмма еш кына мәшәкатьләргә күмелеп  яки башка сәбәпләр аркасында, без балабызның иртә һәм мәктәпкәчә балачак чорында  гыйлем  үсешенә  тиешле игътибар бирмибез. Ә бит нәкъ менә шул яшьтә баланың физик, психик һәм интеллектуаль иминлегенә нигез салына. Педагоглар һәм психологлар  кеше шәхесе    5-6 яшьтә  нигезләнә башлавын билгели. Мәктәпкәчә яшьтәге баланы тәрбияләүнең иң зур мөмкинлекләре балалар бакчасы эшенең комплекслы программасында - баланы үстерү һәм укыту буенча тормышка ашырыла.

Иске Балтачның «Белоснежка»  балалар бакчасы бу юнәлештә  М. Васильева, В.Гербова, Т. Комарова авторлыгындагы  «Балалар бакчасында тәрбия һәм укыту программасы» программасы буенча эшли. Ул «Сөйләмнең гомуми үсеше булмаган балаларны укыту һәм тәрбияләү программасы»,   “Мин – син - без»-мәктәпкәчә яшьтәге балаларның социаль-эмоциональ үсеше программасы”  кебек парциаль программалар белән тулыландырыла.

Коррекция эшен гамәлгә ашыру максатыннан, гомуми  төркемнәрдән  тыш, «Белоснежка» балалар бакчасы базасында логопед төркеме эшли. Ул   2018-2019 елларда психологик-медик-педагогик комиссия тарафыннан әлеге төркемгә кертелгән 23 баланың сөйләмен  төзәтү юнәлешендә  индивидуаль һәм системалы эш алып бара.

Логопед төркеменең өстенлеге шунда ки, балалар бакчасында дәресләр төркем һәм индивидуаль логопед тарафыннан оештырыла. Ягъни белгеч һәр бала белән аерым шөгыльлән. Ул  проблемаларның бөтен спецификасын белә һәм аларны бетерү өчен индивидуаль коррекция программасын сайлый.

Гомуми коррекция эшенә логопед һәм тәрбиячеләрнең ата-аналары белән төрле заманча формаларда уртак хезмәттәшлеге  практикалана: җыелышлар, ачык дәресләр, индивидуаль әңгәмә үткәрелә.

Логопед төркемендә балалар белән нинди коррекция чаралары үткәрелә соң?

Авазларны дөрес итеп әйтмәгән баланың җитешсезлекләре төзәтелә, Физиологик һәм сөйләм сулышын үстерү һәм коррекцияләү үткәрелә, гомуми, кече  һәм артикуляцион моторика   үсеше  тәэмин ителә. Балаларның сөйләмен яхшырту юнәлешендә болардан тыш бихисап эшләр башкарыла.

Ннәтиҗәле эшләү өчен өстәмә күрсәтмә чараларны киң кулланыла. Төркемдә махсус «Логопед почмагы» җиһазландырылган.  Стендларда ата-аналар өчен сөйләм кимчелеге төрләре һәм сәбәпләре, балалар белән коррекция-логопед һәм профилактик эшнең бурычлары турында мәгълүмат бирелгән.   Баланың сөйләмен  камилләштерүнең конкрет алымнары тәкъдим ителгән.

  Логопед белән дәресләрне мөмкин кадәр иртәрәк башларга кирәк, чөнки сүз бозуларын яше белән төзәтү катлаулана бара. Логопед төркеме балаларга үз потенциалларын тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Бер бала да  үзен психологик яктан кимсетелгән итеп тоярга тиеш түгел.   Һәр бала мәктәпкә бару,  белем алу һәм үзләштерү теләге белән янып торырга тиеш.

Балаларның мәктәпкә яхшы әзерлек белән килүенә логопед бәһалап бетергесез өлеш кертә

Эльза ШӘЙХЕТДИНОВА, укытучы-логопед.