Башкортстанда «Танып» санаториен басучыларга җәза срогын 2 елдан 4 елга кадәр арттырганнар

Башкортстанда «Танып» шифаханәсен таларга теләгән Балтач районының өч кешесенә карата хөкем карарын катгыйландырганнар.

Караклар яшеренеп, санаторий каравылчысын проходныйдан алып китә. Ирнең башына монтировка белән сугалар, аннары җиргә аударалар, авызын скотч белән ябыштыралар һәм бау белән бәйлиләр. Үзләре белән алып килгән инструментлар ярдәмендә гаепләнүчеләр банкомат кисү белән шөгыльләнгән, тик сейфның терәк җайланмаларын кисә алмаган, дип хәбәр итә прокуратура матбугат хезмәте. Аннары алар видеорегистраторны яндыралар, ә маскировка халатлары һәм монтировкаларын юлда ташлап калдыралар.

Элегрәк суд җинаять эше фигурантларын гомуми режимлы төзәтү колониясендә 2 елдан алып 2,6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм иткән һәм хөкем ителүчеләрдән зыян күрүче файдасына 90 мең сум күләмендә мораль зыянны  каплатуга компенсация юллаган.

Прокуратура җәзаны артык йомшак дип тапкан һәм хөкем карарын апелляция тәртибендә шикаять биргән. Республика Югары суды прокуратура фикере белән килешкән һәм җәзаны катгыйландырган. Талаучыларга гомуми режимлы төзәтү колониясенә озатылып, 3тән 4 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү куркынычы яный...

Чыганак.

Фото: om-saratov.ru