Радий Хәбировның Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбенә визиты уку йорты юбилеена туры килде

Иске Балтачның икенче санлы урта мәтәбе 20 еллык юбилеен билгеләгән көннәрдә уку йортындагы хәлләр белән Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров танышты.

Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров эш визиты белән  Иске Балтач икенче санлы  урта мәктәбендә дә булды.  Биредә ул   мәктәп кабинетларын, “Үсеш ноктасы” проекты буенча булдырылган  укыту кабинетларын карады. ,Укучылар белән аралашты. Балаларны  тукландыру  ничек  оештырылуы  белән кызыксынды.

Башкортстан Республикасы Башлыгының Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбенә  визиты  уку йортының  20 еллык юбилей чорына туры килде

Иске Балтач 2 нче урта мәктәбе 2000 елның гыйнвар аенда ачылган иде. Биредә 500гә якын бала укый.

Район үзәгендә  мәгариф мәсьәләсен  хәл  итү өчен  Иске Балтачта тагын бер  мәктәп төзергә  кирәклеге билгеләнгән.

Исегезгә төшерәбез, кичә, 15 гыйнвар көнне Башкоортстан Республикасы Башлыгы Радий Фәритов Балтач районына эш визиты белән килде.