Республика Башлыгы Балтачта авыл хуҗалыгы кооперациясе ничек үсеш алуы белән танышты

Республика Башлыгы Радий Хәбиров Балтач районына эш сәфәре барышында “Акбар”  авыл хуҗалыгы кооперативында тукталыш ясады.

Балтач районы авыл хуҗалыгына махсуслашкан төбәк буларак, Республика Башлыгы  районда авыл хуҗалыгы кооперациясе ничек үсеш алуы белән дә танышты. Бу уңайдан ул “Акбар”  авыл хуҗалыгы кооперативында тукталыш ясады.

Кооператив  узган елда матди-техник базаны үстерү максатлары өчен  18 миллион сум күләмендә грант откан иде. Бу акчаларны  кооператив сөт, кефир һәм ряженка  җитештерү һәм фасовкалау эшен көйләү максатына юнәлтте. Эш сәфәре барышында  республика башлыгы Радий Хәбиров сөт кабул итү һәм эшкәртү цехында булды.

Авыл хуҗалыгы кооперативы җитәкчесе Илдар Акбиров хәзер товарларны  транспортлау  цехы төзелеше белән шөгыльләнүләре турында сөйләде. Сөт эшкәртүдән тыш, кооператив ит эшкәртү һәм консервлау, терлекләр өчен әзер азык җитештерү белән шөгыльләнә. Кооперативта 14 кеше эшли. Хуҗалык җитәкчесе сүзләренә караганда, республикада күрсәтелә торган авыл хуҗалыгы кооперативларына грант ярдәме авыл халкы өчен җитештерүне үстерүгә яхшы стимул булып тора һәм бу эш алга табан да  дәвам итәчәк..

Радий Хабиров дал положительную оценку деятельности кооператоров и отметил, что при желании и финансовых инструментах, которые применяет государство на селе, можно и нужно создавать рабочие места.

Радий Хәбиров кооператорлар эшчәнлегенә уңай бәя бирде. Теләк булганда,  дәүләт тарафыннан авылга юнәлтелгән  финанс инструментларын кулланып,  эш урыннары булдырырга мөмкин булын  һәм эшләргә  кирәк, дип билгеләп үтте.