Республика Башлыгы Штәндедәге мәктәп төзелеше белән танышты

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Штәнде авылындагы мәктәп бинасы төзелеше барышы белән танышты. Объект яңа уку елында ишекләрен ачачак.

Штәндедә әлеге вакытта  төзелеш эшләре барган 40 балага исәпләнгән балалар бакчасы  һәм  80 укучыга исәпләнгән яңа мәктәп Башкортстанның 100 еллыгына планлаштырылган йөз юбилей объектларының берсе. Аны төзү 2018 елның августында башланган иде. Җиһазлар һәм төзекләндерү белән бергә барлык эшләрнең гомуми бәясе 165 миллион сум тәшкил итә.

Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров Балтач районына эш сәфәре  барышында  төзелеш  барган  объект белән танышты.  Төзелеш эшләре, нигездә,  тәмамланган.

Бинаның эчке бизәкләү эшләре  дә инде тәмамланып килә. Мәктәп директоры Линиза Нуртдинова яңа  мәктәптә укулар бер сменада гына алып барылачагын билгеләгән. Башлангыч сыйныфлар аерым блокта белем алачак. Балалар бакчасында 20шәр кешелек ике төркем оештыру планлаштырыла, дип хәбәр итә “Башинформ”.