Түбән Сикиязда “Пима бәйрәме” узган

Түбән Сикияз авыл китапханәсендә”Пимасы да пимасы” дигән баш астында  “Пима бәйрәме” оештырганнар.

“Пималар — башмаклар   яки йоннан әвәләнгән итек нәселе”  дигән  аңлатма бирелгән  В. Даль сүзлегендә пима турпында.

Безнең, авыл җирлегендә яшәүчеләр өчен  пима  шулкадәр таныш һәм гадәти ки, алар тасвирламага мохтаҗ түгел.

Өлкәннәр өчен мәдәният йорты белән берлектә Пима бәйрәме»дип исемләнгән фольклор уен оештырганнар. Киез итеккә мәдхия җырланган  чын күңел ачу чарасы булган ул. Пиманы зурлап  такмаклар, шигырьләр, күңелле викториналар яңгыраган һәм, әлбәттә, уеннарда,  конкурсларда башка күңел ачканнар.

Чарада катнашучылар киез итекләр турында күп файдалы мәгълүмат алган. Беренче пима кайда һәм кайчан барлыкка килгән... Ккиез итекләрнең шифалы үзлекләре... Гиннесның рекорд китабына кергән пимада бар икәне бит дөньяда.

Киез итекләр турында  викторина сорауларына    җавап биргәннәр.

“ Киез итек-тиз йөрткеч”,”Таякка элеп, пиманы бир”,”Пимага туры китер”,  Игезәк пималар”, “Киез итекләр аша сикерү”,” Киез итекләр белән Боулинг “ һәм башка  кызыклы конкурсларда һәм уеннарда бик теләп катнашканнар. Шунда ук киез итекләр күргәзмәсе дә оештырылган.

Чыганак.