Мәгариф өлкәсе өчен Башкортстан Республикасы Башлыгы Гранты булдырылды

14 Январь, 2020 - 12:00

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белем бирү сыйфатын күтәрү максатында төбәк җитәкчесе гранты турындагы Указга кул куйды.

Документка ярашлы, 2020 елдан белем бирү өлкәсендә югары казанышка ирешкәннәр өчен берәр миллион сум күләмендә 20 грант булдырыла. Алар уку елы нәтиҗәсе буенча ел саен республиканың 10 иң яхшы шәһәр һәм 10 иң яхшы авыл мәктәпләренә бирелә.

Указ белән конкурс турында положение расланган.

Башкортстан Хөкүмәтенә грантларны тапшыру тәртибен билгеләү бурычы йөкләтелгән.

#нацпроекты

Чыганак.