Башкортстанда 2020 елда туган беренче сабыйларны теркәделәр: алар тугач гаилә күп балалы статусы алды

Башкортстанның район ЗАГСларында 2020 елда дөньяга килгән беренче балаларны теркәделәр.

Туу турында беренче таныклыкны республиканың Бүзәк районыннан Хафизовлар гаиләсе алды. 2019 елның 31 декабрендә Артур һәм Айсылуның кызлары туа. Сабыйга Амелия дип исем кушалар. Ул гаиләдә өченче бала булды.

Шулай ук бу көннәрдә беренче рәсми документны Салават районының Малояз авылыннан әти-әниләр дә алды. Зөлфия һәм Вадим Әскәровлар малайның бәхетле әти-әнисе булдылар. Аны Булат дип атаганнар. Сабый үз гаиләсен күп балалы итте. Моңа кадәр Әскәровлар ике кыз тәрбияләгәннәр.

Башинформ.

Фото ачык чыганаклардан.