Иске Балтачның “Очрашу урыны”нда быел беренче очрашу узган

Балтач районы гаилә хезмәтенең    «Очрашу урыны» гаилә клубында быелгы беренче  очрашу узган.

Очрашу, гадәттәгечә,  ата-аналар һәм балалар форматында оештырылган. Чарада катнашучылар   гаилә традицияләре, аларның гаиләдәге әһәмияте, уртак ял вариантлары турында фикер алышкан.  Оештыручылар һәркемгә үз гаиләсе традицияләре  белән таныштыру мөмкинлеге тудырган.

Ата – аналар һәм балалар,   берлектә,  гаилә альбомын ясау буенча иҗади мастер-класс үткәргәннәр.

Балтач районы гаилә хезмәтенең ВКонтакте челтәрендәге төркеме.