Балтачлылар Күбиязда бил алышты

Аскын районы  Күбияз авлында, Спорт һәм сәламәтлек декадасы чикләрендә,  билбау белән көрәш буенча районара ярышлар узган.

10 гыйнвар көнне Аскын районы Күбияз авылында, Спорт һәм сәламәтлек декадасы чикләрендә,   билбау белән көрәш буенча узган районара ярышларында балтачлылар да катнашкан.

Балтачтан берничә спортчы  призлы урыннарга да ирешкән Мәсәлән, Айдар Гафурҗанов гәүдә авырлыгы 40 килограммга кадәр спортчылар арасында  өченче урынга чыккан. Шулай ук Равмил Шәрәфиев, Айдар Гәрәев үз категорияләрендәге тиңдәшләре арасында  икенче урынны яулаганнар.  Ә Ришат Сәлимов, гәүдә авырылыгы 48 килограммга кадәр спортчылар арасында узган бил алышы нәтиҗәләре буенча  пьедесталның беренче баскычына күтәрелгән.

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алда  тагын  спорт уңышлар телибез, дип язганнар социаль челтәрдә!