Россиялеләргә алты елдан соң чүп ташларга урын булмаячак?..

Россиядә чүп күләме шундый темплар белән арта, 6 елдан соң илдә көнкүреш калдыкларын күмү полигоннары тәмамланачак, диелә «Экология» илкүләм проекты мониторингы нәтиҗәләре буенча РФ Хисап палатасы материалларында.

"Коммуналь калдыклар күләме шундый темплар белән арта ки, 6 елдан соң аларны урнаштыру өчен полигоннар калмаячак, ә аерым субъектларда бу күпкә иртәрәк булачак», — дип билгеләп үтә аудиторлар. Аерым алганда, Камчатка, Приморье һәм Алтай крайларында, Чукотка автономияле округында, Мордовия Республикасында, Ленинград һәм Мәскәү өлкәләрендә полигоннарның калдык сыешлыгы якын арада ук бетереләчәк.

Аудиторлар РФдә бер ел элек башланган каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча реформаны гамәлгә ашыруны карадылар һәм кабул ителә торган чаралар гына җитми дигән нәтиҗәгә килделәр.

Аерым алганда, «Көнкүреш каты калдыклары белән эш итүнең комплекслы системасы» федераль проекты калдыкларны аерым җыю һәм аларны икенчел эшкәртү өчен кирәкле стимуллар һәм чаралар юк.

«Күп әйләнешле товарларны, тараларны, төргәкләрне һәм бер тапкыр кулланыла торган авыр эшкәртелә торган товарларны һәм тараларны куллануны стимуллаштыру һәм популярлаштыру чаралары булмаганда, көнкүреш каты калдыклары белән эш итүнең нәтиҗәле системасын булдыру максатына ирешмәү ихтималы бар", — дип кисәтә Хисап палатасы.

Әмма Россиядә Экология өчен төп проблема — ул чүп-чар түгел, ә файдалы казылмалар чыгарганда барлыкка килә торган калдыклар. Хисам палатасы илкүләм экологик куркынычсызлык стратегиясенә сылтама ясый, алар нигезендә, Россиядә ел саен якынча 4 миллиард тонна җитештерү һәм куллану калдыклары барлыкка килә, шуның 55-60 миллион тоннасын каты коммуналь калдыклар тәшкил итә.

«Икенчел хуҗалык әйләнешенә кертелмәгән калдыклар саны арта, алар полигон һәм чүплекләрдә урнаштырыла, бу исә авыл хуҗалыгы җирләрен әйләнештән чыгаруга китерә. Калдыкларны урнаштыруның 15 меңгә якын санкцияләнгән объектының гомуми мәйданы якынча 4 миллион гектар булган һәм алар биләгән мәйдан ел саен 300-400 мең гектарга арта», — диелә документта. #национальныепроекты #нацпроекты

РИА Новости.