“Балтач таңнары” Русия матбугаты көне уңаеннан котлаулар кабул итә

Бүген Русиядә  Матбугат көне. Шул уңайдан “Балтач таңнары” хезмәткәрләре, ветераннары  котлаулар кабул итә.  

Русия Матбугаты көнен “Балтач таңнары” хезмәткәрләре  бәйрәм итәргә тулы хокуклы. Район гәзите  89  ел дәвамында укучыларына тугры булып, саф татар телендә нәшер ителеп килә.

Бүгенге көндә  Башкортстан матбугаты  Русия Федерациясе мәгълүмат кырында үз урынын булдырган тармак. Матбугатның кайбер төр хезмәтләре буенча ул  Русия төбәкләре  арасында  үсеш үрнәге дә күрсәтә.

Соңгы вакытта  массакүләм мәгълүмат чаралары тиз үзгәрә һәм техник яктан камилләшә. Бу яклап “Балтач таңнары” да  заман белән бергә атлый.

“Балтач таңнары” 1998 елдан башлап үзәкләштерелгән Бөре шәһәр типографиясендә басыла.  Тик бу редакция эшчәнлегенә, гәзитне укучыларыбызга җиткерүгә аз гына да кыенлык китерми. Безнең өчен иң мөһиме -  абунәчеләребезгә  эчтәлеге белән генә түгел,  басылу сыйфаты ягыннан  да матур гәзит җиткерү.  Ә үзәкләштерелгән Бөре  шәһәр типографиясе  офсет ысулында басуның заманча  корылмалары  белән җиһазландырылган.

“Балтач таңнары”  хезмәткәрләре Интернет киңлекләрендә дә эшли.  Районыбыз җирлегеннән читтә яшәгән  балтачлылар “Балтач таңнары” сайты, басманың социаль челтәрдәге битләре аша туган якларында булган вакыйгалар турында көн саен мәгълүмат ала.

“Балтач таңнары” 2000 еллар уртасында үз сайтын булдырган иде.  Аннары  ул rbsmi.ru сайты доменчасына берләште. 2017 елдан башлап “Балтач таңнары” бердәм сайтта уңышлы эшләп килә. Күрсәткечләрен әледән-әле яхшырта.   2018 елда, мәсәлән, сайтыбызда урнаштырылган материалларыбыз  147 мең тапкыр укылган. Ә 2019 елда бу күрсәткеч 364 меңгә җитте.  Сайтыбыз кунаклары артканнан арта. Бу көннәрдә “Балтач таңнары” доменчасына урнаштырылган  материалларыбыз тәүлегенә уртача 1400 тапкыр ачып укыла. Шулай ук “Балтач таңнары” хезмәткәрләре  ВКонтакте, Одноклассники, Инстаграм кебек социаль  челтәрләрдә  яңалыкларны мәгълүмат киңлекләренә чыгара.

Журналист хезмәте җиңел түгел.  “Балтач таңнары” хезмәткәрләре алдагы көннәрдә дә  тормыштан илһам алып, Башкортстан Республикасы Хөкүмәте, “Башкортстан Республикасы” Матбугат йорты җәмгыяте куйган максатларны тормышка ашыру максатында,  даими иҗади эзләнүләр өстендә тагын  да нәтиҗәлерәк эшләргә,   яңадан-яңа проектларны  үзләштерергә  омтылачак.

Фото Рәфкат Хөсәенов фотоархивыннан.