Балтачта балалар “Салкын патшалыгында” ярышты

Бүген 11 гыйнвар көнне Иске Балтачта балалар иҗат үзәге хезмәткәрләре  балалар өчен “Салкын патшалыгында” дигән уен-ярышлар оештырды.

Сер түгел, сәламәт булу,  организмны ныгыту өчен балаларга мөмкин кадәр күбрәк  саф һавада  булырга кирәк. Кыш та бу кагыйдәдән искәрмә түгел! Ә салкын   саф һавада йөргән  балаларга    ләззәт алырга комачауламасын өчен, алар кызыклы, хәрәкәтләнә торган уен белән мәшгуль булырга тиеш.

11 гыйнвар көнне район мәдәният йорты мәйданында «Балалар иҗат үзәге» педагоглары саф һавада « Салкын патшалыгында»дип исемләнгән ярыш үткәрделәр. Ярышта  «Кар бабайлар» һәм «Кар кызлары» командаларына бүленгән балалар катнашты. Балалар өчен төрле эстафеталар әзерләнгән иде. Ярышларда катнашучылар  “Кем тизрәк”,” Кар бөртеген  күршеңә бир”, “Җитез ”атлар”,  “Җитез чаңгычы”, “Мумия" кебек уен төрләрендә җитезлекләрен сынадылар.

Чара ахырында балаларга татлы бүләкләр тапшырылды.  Хәрәкәтләнә торган  уеннар балаларга ошый.  Чөнки мондый күңел ачулар барышында  балалар  рух күтәренкелеге һәм көч-кодрәт алалалар, дип язалар Инстаграмда.