Балтачта каргизгечләрне тикшерәчәкләр

13 гыйнвар—14 февраль көннәрендә  республикада һәм Балтач районында “Каргизгеч” айлыгы узачак. Айлык барышында даими рейдлар оештыру планлаштырыла.  

Башкортстан Республикасы Хокуметенең 2019 елның 18 декабрендеге 1459-р  санлы боерыгына ярашлы, 2020 елның 13 гыйнварыннан 14 февраль көненә  кадәр республикада юлдан тыш моточараларны эксплуатацияләү барышында   хокук бозуларны кисәтү буенча “Каргизгеч” исеме астында профилактик айлык үткәрелә.

Ттикшерүлернең югары нәтиҗәлелеген тәэмин итү максатларында  район дәүләт техник күзәтчелеге  инспекциясе БР табигатьтен файдалану һәм Экология министрлыгы белгечлере  ЮХИДИ дәүләт инспекторлары һем  Башкортстан Республикасы  Аучылар һәм балыкчылар ассоциациясе вәкилләре белән берлектә рейдлар  үткәрәчәк.

Юлдан тыш моточара белән   техник карау үткәрми торып,  шулай ук  тракторчы-машинист таныклыксыз    идарә иткән очраклар ачыкланганда, андый хуҗаларга  Россия Федерациясе Административ хокук бозулар  Кодексында каралган җаваплылыкка ярашлы,   чаралар күреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, булган техника Дәүләт техник күзәтчелеге органнарында билгеләнгән тәртиптә теркәлергә һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның   иминлегенә  һәм сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китермәү   стандартларына җиткерелеп   ел саен техник карау узарга тиеш.

Сәяхәткә барганда җылы, уңайлы,   кием киенергә кирәк. Шуны истә тотыгыз, кар чанасының тизлеген һәм җил тизлеген исәпкә алып, әйләнә-тирә һаваның температурасы руль  артындагы кеше өчен  термометр күрсәткеченә караганда салкынрак тоелачак.

Каргизгечтә исерек килеш руль артына утырып чыгу,  шулай ук хәрәкәт иткәндә аякларны терәкләрдән ычкындыру, тезләнеп хәрәкәт итү,  югары тизлектә җилдергән транспорт чарасыннан сикереп төшү, карсыз җирдән хрәкәт итү, алдан барган каргизгечне узып китү тыела.