Балтач районында нинди исемнәр популяр?

Балтач районында узган 2019 елда 181 сабый дөньяга килгән.

Гаиләдә сабый туу — сөенечле вакыйга. Район Хакимиятенең ЗАГС бүлегеннән алынган мәгълүматлар буенча, елның соңгы көнендә, 31нче декабрь көнне Югары Кансөяр авылында яшәүче Алия һәм Илгиз Бакировлар гаиләсен тулыландырып икенче сабыйлары аваз салган.

—Бакировлар гаиләсендәге өлкән кыз Диана бу көнне апа булды. Кече сабыйларына Аделя дип исем куштылар. Гомумән, районда киң таралган исемнәргә килгәндә, узган елда малайлар арасында Әмир, Данияр, Динияр исемнәрен күпләп кушсалар, кызлар арасында Аделина, Аделя, Әмирә, Камилла исемнәрен яратып, теләп кушалар, — ди бүлек белгече Светлана Даутова.

Фото ачык чыганаклардан.