Балтачлылар, Ай тотылуын күзәтергә онытмагыз

11 гыйнварга чыккан төндә, Балтач киңлекләрендә Ай тотылуын күзәтү мөмкинлеге булачак. Һава шартлары уңай торса, әлбәттә....

2020 ел дәвамында Русия халкы дүрт тапкыр  Ай тотылу шаһиты булачак.  Аның беренчесе  11 гыйнварга чыккан төндә күзәтелә.  каршы төндә күрәчәк. Ай Җирне ярым күләгәсе астында кала. Астрономик  күренешне илнең бөтен территориясеннән күзәтергә мөмкин.

Ай тотылуы  10 гыйнвар кичендә урындагы вакыт буенча   22:07 сегатьтә башлана   11 гыйнвар  төнендә  00:11 сәгатьтә Айның туксан процентын  Җирнең ярым күләгәсе каплый.  02:12 сәгатьтә Ай күләгә астыннан тулысынча чыгачак.    Ай тотылуы 4 сәгать 5 минут дәвам итәргә тиеш.

Гадәттә, Ай тотылуы елына ике-дүрт тапкыр күзәтелә.