Балтачлылар видеомөрәҗәгатен БР Дәүләт хезмәт инспекциясе игътибарга алган

"Сәйтәк кирпеч заводы” хезмәткәрләре Башкортстан Республикасы  Башлыгы Радий Хәбировка  видеомөрәҗәгать белән чыккан.

Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясе республиканың Балтач районындагы " Сәйтәк кирпеч заводы» эшчеләренең видеомөрәҗәгатен игътибарга алган.  Заводның бер төркем элекке хезмәткәрләре  төбәк башлыгы Радий Хәбировка түләнмәгән хезмәт хакын  алырга ярдәм итүен үтенеп  мөрәҗәгать иткән.

«Гариза биручелернең   хезмәт хакларын түләмәү фактлары буенча планнан тыш урынга чыгып тикшерү оештырылды, анып нәтиҗелере буенча  чаралары күреләчәк», — дип  белдергән  Башкортстан Республикасы Дәүләт Хезмәт инспекциясе җитәкчесе Татьяна Астрелина.

Чыганак.