Балтачлылар фин-угор дөньясы башкаласын ачу тантанасыда катнашты

Балтачлылар,  6 гыйнвар көнне Мишкә  район үзәгендә  узган, фин- угор дөньясы башкаласын ачу тантанасы шаһиты булды.

2020 ел дәвамында Мишкә район үзәге фин-угор дөньясы башкаласы булып торачак.  6 гыйнвар көнне Мишкәдә  фин-угор дөньясы башкаласын  рәсми рәвештә ачу тантанасы узды. .

2019 елның 14 июнь көнендә Марий Эл Республикасы  Шоруньжа   Халыкара конкурс нәтиҗәсендә Мишкә авылы, бәйсез халыкара жюри карары белән,  фин - угор дөньясының мәдәни башкаласы итеп сайланды.  Бу конкурста  Эстониядән дә  ике торак пункт  дәгъва иткән иде. Хәзер, киләсе ел дәвамында торак пункт фин-угор хәрәкәтенең символик мәдәни үзәге  булып торачак..

Мишкә - Башкортстан Республикасында бай тарихы һәм уникаль мәдәни мирасы булган авыл. Ул республиканың  Мари дөньсы үзәге.  Мари милләтеннән талантлы шагыйрьләрнең, язучыларның, фән эшлеклеләренең һәм иҗатчыларның Ватаны!

Мишкә—районның административ  үзәге. Биредә халык саны 7 меңнән артык кеше. Халыкның проценнтын Көнчыгыш марилар - "эрвел мари"тәшкил итә Авыл 1700 еллар башында барлыкка килгән.

Фин-угор дөньясы башкаласын ачу тантанасына Башкортстан Республикасының 15 районыннан, илебезнең  биш төбәгеннән, шулай ук Финляндиядән, Эстониядән, Венгриядән кунаклар килде. Тантанада район Хакимиятенең  мәдәният бүлеге началҗнигы Дамир Хәмәтов җитәкчелегендә Балтач районы вәкилләре дә катнашты.  Үзебезнгең як мариларының көнкүрешен сурәтләгән күргәзмә оештырдык.  Альфина Алексеева җитәкчелегендәге “Ужара” бию ансамбле тантана уңаеннан оештырылган концертта чыгыш ясады.  Активлыгыбыз өчен  фин-угор халыкларының яшьләр ассоөаөиясе, Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының, Мишкә район Хакимиятенең, Мишкә авыл җирлеге хакимиятенең Рәхмәт Хатына лаек булып кайттык, —ди Балтач районының  “Эрвел марий” милли-мәдәни автономиясе рәисе Петр Абдулов, тантанада алган тәэссоратлары белән уртаклашып.

Видео Василий Хайбуллин Ютуб  каналыннан.